1. |
Green
01:17
|
|||
2. |
Ак томан (The White Fog)
03:51
|
|||
Мин үзгәрәм,
Төс үзгәртәм -
Чәчләремнең төсләрен...
Уй үзгәртәм,
Хис үзгәртәм,
Үзгәртәм үз сүзләрем.
Кара төсләр бетә миндә,
Яктыра бара каным,
Чәчем кебек, торган саен
Агара бара җаным...
Мин үзгәрәм,
Төс үзгәртәм,
Көзге тугайлар сыман.
Кайчандыр сине курткыткан
Күзләремдә ак томан...
(с) Гәрәй Рәхим
|
||||
3. |
||||
Әни,
Дөнья мине күрмимени?
Дөнья мине белмимени?
Мин ялгыз.
Әти,
Күптәнме мин киттем тәпи?
Бүген минем күңел ятим,
Мин ялгыз.
Кояш бата,
Уйлар арта.
Ничек түзим
Шул чакта?
Кояш бата,
Уйлар арта.
Ничек түзим
Шул чакта?
Күктә
Таңнар атмый төн узмыйча,
Җирдә кеше борчылмыйча
Яшәми.
Вакыт
Сорауларга җавап бирер
Һәм синең күзләрең күрер -
Дөньяны балкытып
Гаҗәп матур таң ата,
Өмет арта.
Җиһан сине
Ярата.
Таңнар ата,
Өмет арта.
Җиһан сине
Ярата.
Перевод:
Мама,
Разве этот мир не видит меня?
Разве этот мир не знает обо мне?
Я одинок.
Папа,
Давно ли я начал ходить?
Сегодня я чувствую себя сиротой,
Я одинок.
Солнце садится,
Множатся мысли.
Как мне вытерпеть
Эти мгновения?
На небе
Не рождается заря, пока не кончилась ночь
На земле человек не живет
Без переживаний
Время
Ответит на все вопросы
И твои глаза увидят –
Освещая весь мир
Восходит удивительно красивая заря,
Укрепляется надежда.
Этот мир
Любит тебя.
|
||||
4. |
Мәскәү (Moscow)
02:11
|
|||
Хей хо Мәскәү!
Хей хо Мәскәү!
Хей хо Мәскәү!
Хей хо Мәскәү!
Мәскәүгә барырбыз
Сагышларны куырбыз
Акча туздырырбыз
Бик яхшы!
Кремльны күрербез
Музейга керербез
Тәти ял итербез!
Бик яхшы!
Хей хо Мәскәү
Ай матур шәһәр дә
Буш юкны тыңлама
Үс, яшә, һәм бар алга!
Арбатта йорербез
Скейтпаркта шуырбыз
Бэхетлегэ керербез
Бик тэмле
Мэскэу елганы да
Җамиг мәчетне да
Яхүд музейны да
Курербез
Хей хо Мәскәү
Ай матур шәһәр дә
Буш юкны тыңлама
Үс, яшә, һәм бар алга!
Мәскәү син матур да
Мәскәү син гадел дэ
Әммә күңелем бит
Казанда!
Мәскәү син матур да
Мәскәү син гадел дэ
Әммә күңелем бит
Казанда!
Хей хо Мәскәү!
Хей хо Мәскәү!
Хей хо Мәскәү!
Хей хо Мәскәү!
|
Streaming and Download help
marat suleimanov recommends:
If you like marat suleimanov, you may also like:
Bandcamp Daily your guide to the world of Bandcamp